Татарстан синоптиклары 17 градуска кадәр җылы вәгъдә итә

22 майда төнлә һәм иртән Татарстанда кырау төшү көтелә
(Казан, 21 май, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары фаразлавынча, иртәгә республикада алмашучан болытлы һава торышы, урыны белән яңгыр явуы ихтимал.
Көндез Казанда 15–17 градус җылы, ә Татарстан буенча 13–17 градус. 23 майга каршы төндә республикада 0–5 градус җылы көтелә.
22 майда төнлә һәм иртән Татарстанда кырау төшү көтелә. Куркыныч метеорология књренешлђре кљтелми, дип хђбђр ителђ ТР Гидрометеорология џђм ђйлђнђ-тирђ мохит мониторингы идарђсе сайтында.