news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Владимир Путин: Торак пункт чикләренә кадәр газ үткәрү өчен халык түләргә тиеш түгел

Президент, газ челтәрләре инде үткәрелгән торак пунктларда яшәп тә, йортларына һаман да газ кермәгән гаиләләр күп булуын искәртте.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Гражданнарны торак пункт чикләренә кадәр газ үткәрү чыгымнарыннан азат итәргә кирәк. Бу илдә газификация процессын күпкә җиңеләйтәчәк, дип саный Россия Президенты Владимир Путин.

Ул Федераль Җыенга Юлламасында, пандемия авырлыкларына карамастан, төзелеш тармагы 80 млн квадрат метрдан артык торак керткәнен искәртте. Шул ук вакытта, инфраструктура роле, шул исәптән газ белән тәэмин ителеш турында онытырга ярамый, ди Президент.

«Шәһәрләр һәм бистәләрне төзекләндерү — төбәкләр үсешендә мөһим юнәлеш», — дип белдерде Владимир Путин.

Президент, газ челтәрләре инде үткәрелгән торак пунктларда яшәп тә, йортларына һаман да газ кермәгән гаиләләр күп булуын искәртте.

«Хөкүмәт һәм төбәкләрдән мондый хуҗалыкларны газлаштыруның төгәл планын әзерләүләрен сорыйм. „Бердәм Россия“ инициативасын хуплыйм: торак пунктта җир биләмәсе чикләренә кадәр газ уздыру өчен кешеләр түләргә тиеш түгел», — диде Путин. Ул Хөкүмәткә «Газпром» һәм бу өлкәнең башка компанияләре белән шушы инициативаның нечкәлекләрен өйрәнергә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100