news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Укучы балалары булган гаиләләргә ун мең сум акча түләнәчәк

«Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында, мәктәптә укучы һәм беренче сыйныфка укырга барырга җыенучы балалары булган гаиләләргә август уртасында бер тапкыр ун мең сум акча түләүне тәкъдим итте.

«Мәктәп яшендәге балалары булган гаиләләргә һәр укучыга ун мең сум исәбеннән акча түләүне тәкъдим итәм. Бер тапкыр бирелә торган бу ярдәм чарасы быел укырга керүче балаларга да кагыла. Ата-аналарның балаларны мәктәпкә әзерләргә вакыты калсын өчен, акчаны август уртасында күчерергә тәкъдим итәм», — диде Владимир Путин.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot