news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнүче балаларга ай саен 5 мең сум түләячәкләр

Бу түләү тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдәге балаларга каралган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче 8-16 яшьлек һәр балага июльдән башлап ай саен 5650 сум түли башлаячаклар.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыенга юллама белән чыгыш ясый. Президент әйтүенчә, тулы булмаган яки әти-әниләре аерылышкан гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга ярдәм итәргә кирәк.

«Агымдагы елның 1 июленнән башлап шундый гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8-16 яшьлек һәр балага түләү билгеләнәчәк. Ил буенча уртача алганда ул 5650 сум булачак», — диде Путин. 

news_right_1
news_right_2
news_bot