news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанда быел 1 Майда бәйрәм чаралары булмый

Бәйрәм үткәрмәү төбәктәге санитар-эпидемиологик вазгыятькә бәйле.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Быел Татарстанда 1 Май бәйрәменә багышланган массакүләм чаралар булмаячак. Бәйрәмнәрне үткәрмәү төбәктәге санитар-эпидемиологик хәлгә бәйле. Бу хакта журналистлар белән брифингта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«1 майга республика чаралары үткәрелмәячәк. Муниципалитетларда оештырыла торган чаралар алар карамагында, бу аларның өстенлекле карары. Анда нәрсәне дә булса үзгәртерләрме, алардан белергә кирәк», — диде Галимова.

Искәртеп узыйк, узган ел короновирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында, Татарстан башкаласында Беренче май акциясе шулай ук гамәлдән чыгарылган иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot