news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ростуризм юлламалар буенча кэшбэк программасын киңәйтәчәк

Программа ярдәмендә Россиядә яшәүчеләр илнең көньягында гына түгел, ә яңа урыннарга сәяхәт итә башлаган.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»).  Узган ел Россия буенча юлламалар өчен кешбэк программасын эшләтеп җибәргәннән соң, аннан миллионнан артык граждан файдаланды. Алар бергәләп  20 миллиард сумга якын тур сатып алган, туристларга барлыгы дүрт миллиард сумга якын акча кайткан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.

Ростуризм башлыгы Зарина Догузова сүзләренчә, программа ярдәмендә Россиядә яшәүчеләр илнең көньягында гына түгел, ә яңа урыннарга сәяхәт итә башлаган. Традицион юнәлешләрдән тыш, сатып алулар исемлегенә Санкт-Петербург, Алтай, Татарстан, Пермь крае, Калининград һәм Төмән өлкәсе һәм башка төбәкләр кергән.

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән чыгыш ясаганда, юлламага акчаларны өлешчә кире кайтарып, эчке туризмга ярдәм итү программасын ел ахырына кадәр озайтырга тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100