Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Путин 7 яшькә кадәрге балаларның әти-әниләренә больничныйны тулысынча түләргә кушты
Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле.
(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничный эш стажына бәйсез рәвештә, тулысынча түләнергә тиеш. Барлык закон карарларын якын арада кабул итәргә кирәк. Бу хакта Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Хәзер бала карау буенча больничный күләме эш стажына бәйле. Тулаем алганда, бу дөрес һәм гадел, әмма яшь хатын-кызлар өчен мондый түләүләр шактый аз була. Барлык закон карарларын да якын арада кабул итәргә кирәк, быелдан башлап җиде яшькә кадәр баланы карау буенча больничныйлар хезмәт хакыннан 100 процент күләмдә түләнергә тиеш», — диде Путин.
Дәүләт башлыгы белдергәнчә, хәзер 100 процент түләүне эш стажы шактый күп булган хатын-кызлар гына ала, әмма алар баланы да сирәк таба.
«Әлбәттә, бала көткән хатын-кызларга да ярдәм итәргә кирәк», — диде Путин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз