news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Миңнеханов апрельдә «Хакимият индексында» төбәк җитәкчеләре арасында икенче булды

Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев төбәкләрдә эчке сәясәт кураторлары арасында өченче урында.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Давыдов.Индекс» социологик сораштыруы «Хакимият индексы»ның апрель чыгарылышын тәкъдим итте. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү мэры Сергей Собяниннан калышып, төбәк башлыклары арасында икенче урынны алды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев төбәкләрдә эчке сәясәт кураторлары арасында өченче урынны алды.

Тикшеренү авторлары билгеләп үткәнчә, топта катнашучыларның һәрберсе тарафыннан алынган бәя персоналның профессиональ репутациясеннән, аның аппарат-лоббистлык потенциалыннан, яшеннән, кураторлык итә торган өлкәнең әһәмиятлелегеннән, зур уңышлардан һәм/яки уңышсызлыкларыннан гыйбарәт.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100