news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә

1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Май аенда Татарстан халкын берьюлы берничә өстәмә ял көне көтә. Бу хакта ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте сөйләде.

«РФ Хезмәт кодексы нигезендә 1 май — Яз һәм Хезмәт бәйрәме, 9 май — Җиңү көне — эшләми торган бәйрәм көннәре булачак. ТР Президенты Указы нигезендә, 2021 нче елның 13 нче маенда Ураза бәйрәме игълан ителгән һәм эшләми торган көн булып санала», — дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Шулай итеп, 1-3 май, шулай ук 8-10 май һәм 13 май ял көннәре булып санала. Майның беренче эш атнасы — дүрт көнгә, ә икенчесе өч көнгә кадәр кыскартылачак. Моннан тыш, 30 апрельдә һәм 12 майда эш көннәре бер сәгатькә кыскартылачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot