news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләнәчәк

Владимир Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әни кешенең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Президенты Владимир Путин авыр тормыш хәлендә калган йөкле хатын-кызларга аена 6 мең 350 сум акча түләүне тәкъдим итте.

«Йөклелегенең башында ук учетка баскан һәм матди яктан катлаулы тормыш хәлендәге хатын-кызларга айлык 6 мең 350 сум акча түләнәчәк», — дип белдерде Президент Федераль Җыенга еллык Юлламасында.  

Путин, шулай ук, җиде яшькә кадәр баланы карау буенча «больничный» әнинең эш хакыннан 100 процент булырга тиешлеген әйтте. Хәзерге вакытта бу түләү хезмәт стажына карый, шуңа күрә яшь әниләргә бу акчаның күләме бик аз. Больничныйны эш хакы күләмендә тулысынча түләү яшь әинләргә ярдәм булачак, ди Илбашы.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100