news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Түбән Камада урман янгыннарын сүндерү станциясе бинасы төзү өчен 6 млн сум бирелгән

Урманчылар хуҗалыгына яңа мотопомпалар, чиләкләр һәм көрәкләр дә кайтартылган.

Түбән Камада урман янгыннарын сүндерү станциясе бинасы төзү өчен 6 млн сум бирелгән
http://tat.e-nkama.ru/news/751/86879/

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Экология» илкүләм проекты кысаларында Түбән Камага урман янгыннарын сүндерүдә икенче типтагы яңа станция бинасы төзү өчен 6 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Ул Кызыл Чишмә бистәсендә урнашачак. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Моңа кадәр районда янгынга каршы инвентарь туплау пункты гына бар иде. Бу — башлангыч саклану пункты, анда хәтта машиналарның да булуы күздә тотылмый иде. Хәзерге вакытта урман хуҗалыгына ике янгын сүндерү машинасы, кече урман патруле комплексы һәм УАЗ автобусы, «Водолей» янгын прицеплы МТЗ-82 тракторы һәм Т-100 тракторы кайткан.

Шулай ук урманчылар хуҗалыгына яңа мотопомпалар, чиләкләр һәм көрәкләр дә кайтартылган.


news_right_1
news_right_2
news_bot