news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик чыкты

Шаян видеоролик республикада дистанцион белем бирүгә багышланган.

Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик чыкты
скриншот видео youtube.com

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Социаль челтәрләрдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның ата-аналар җыелышында катнашуы турында шаян видеоролик пәйда булды.

Видеокадрларда ата-аналар җыелышы өчен Zoom конференциясенә чыккан ата-аналар сурәтләнгән. Укытучыларны көткәндә әти - әниләр онлайн-җыелышларның уңай яклары, медицина битлекләре һәм башка бик күп нәрсәләр турында фикер алышырга өлгерә.

«Мине ишетәсезме?», «Күренәме?», «Тыңлагыз әле, онлайн-җыелышны бик шәп уйлап тапканнар бит, ә? Бәлки, карантиннан соң да җыелышларны онлайн үткәрергәдер?» – дип шаярта әти-әниләр.

Көтмәгәндә конференциягә Рөстәм Миңнеханов кушыла.

«Рөстәм Нургалиевич, без монда сыйныф җитәкчесен көтәбез!», «Гафу итегез, зинһар, ә сез безгә җыелышка килдегезме?» - дип сорый дулкынланган ата-аналар.

Моңа Татарстан Республикасы Президенты уңай җавап бирә: «Бар җирдә дә дистанцион уку бит!» - дип искә төшерә ул.

Нәтиҗәдә, укытучы җыелышны иртәгегә күчерә, ә Рөстәм Миңнеханов иртәгә Zoom очрашуы ничәдә башланачагы белән кызыксына. Әти-әниләр хәзер Президент җыелышларда гел булачакмы, дип сорый.

«Мин һәрвакыт сезнең белән, дуслар! Минем эшем шундый!» - дип республика башлыгы барысын да өметләндерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100