news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Лениногорски районының Тимәш авыл җирлеге башлыгы үз халкына ярдәм итә

Ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарны медикаментлар белән тәэмин итү буенча төп бурычны авыл җирлекләре башлыклары үз өстенә алды.

Лениногорски районының Тимәш авыл җирлеге башлыгы үз халкына ярдәм итә
http://zamansulyshy.ru/

(Лениногорск, 21 апрель, «Татар-информ», «Заман сулышы»). Лениногорскиның Тимәш авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Сираев катлаулы эпидемиологик вазгыятьтә үз йортларында утыручы халыкка ярдәм итә. Бу турыда Лениногорск муниципаль районы мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән район басмасы хәбәр итә.

Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыгарга киңәш итмиләр, шуңа күрә авыл җирлекләре территориясендә азык-төлек, ялгыз һәм өлкән яшьтәге гражданнарны медикаментлар белән тәэмин итү буенча төп бурычны авыл җирлекләре башлыклары үз өстенә алды.

Авыл башлыклары тулы инструктаж үтте, бары тик медицина перчаткалары һәм битлекләрдә генә эшлиләр, барлык саклану чараларын да үтиләр.

 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot