news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанлыларны «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар

Катнашучыларга сатып алынган товарлар һәм ризыкны өйләренә китерәчәкләр.

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Казанлыларны үзмәшгульләрнең беренче «ӨйдәБулФест» онлайн-фестиваленә чакыралар. Чара 25-26 апрельдә узачак һәм анда лекцияләр, онлайн-маркет һәм фуд-корт була. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фуд-кортка заказ бирелгән сыйларны өйләргә китерәчәкләр. Моннан тыш, теләге булган барлык кеше фитнес-зонадагы дәресләргә кушыла ала. Анда аларга күнекмәләр программасын күрсәтәчәкләр һәм яңа күнегүләргә өйрәтәчәкләр.

Фестивальдә шулай ук бьюти-хезмәтләрнең виртуаль өлкәсе дә тәкъдим ителәчәк.

Онлайн-маркет кысаларында казанлылар үзләре өчен яңа брендларны белә алачак һәм сатып алган товарларын өйләренә китерәчәкләр.

Чара 13.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр сылтама буенча узачак. Катнашу өчен гаризаларны үзмәшгульләргә ярдәм күрсәтү үзәгенә бирергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100