news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Казан» аэропортында Анталиядан кайтучыларны каршы алдылар

Берничә сәгатьтән Казанга Һиндстанның Гоа штатыннан россиялеләр белән тагын бер самолет килүен көтәләр.

«Казан» аэропортында Анталиядан кайтучыларны каршы алдылар
ТР Президенты матбугат хезмәте

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). «Казан» халыкара аэропортында чит илдә булган 143 Россия гражданинын каршы алдылар. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Роспотребнадзорның ТР идарәсе хезмәткәрләре бортта ук тепловизор ярдәмендә санитар-карантин чараларын уздыра. Аннан соң пассажирларны Роспотребнадзор белгечләре озатуында «Васильево» шифаханәсенә мәҗбүри обсервациягә илтәчәкләр», - диде Галимова.

Кайтучылар арасында 71 кеше Татарстаннан, калганнары Россиянең башка төбәкләреннән. Барлык кайтучылар да медицина тикшерүе узачак: температура үлчәнә, анализлар алына. Якындагы ике атна дәвамында алар медицина күзәтүендә булачак.

Берничә сәгатьтән Казанга Һиндстанның Гоа штатыннан россиялеләрне алып кайтучы тагын бер самолет килүе көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot