news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Күп функцияле үзәкләр эшкуар һәм юридик затларны теркәү хезмәтен кабат күрсәтә башлый

Шәхси эшкуар һәм юридик затны Күп функцияле үзәк аша теркәү – 9, аларны ябу 11 эш көне дәвамында башкарыла.

Күп функцияле үзәкләр эшкуар һәм юридик затларны теркәү хезмәтен кабат күрсәтә башлый
Надежда Гордеева

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ»). Татарстанның күп функцияле үзәкләре шәхси эшкуарлар һәм юридик затларны теркәү хезмәтен яңадан күрсәтә башлый. Республикада барлык офисларда шәхси эшкуар һәм юридик зат сыйфатында теркәлү белән бергә, предприятиене ябарга яки эшчәнлек төрен үзгәртергә дә мөмкин. Бу хакта Татарстанның Күп функцияле үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Турыдан-туры салым органына мөрәҗәгать иткән вакытта шәхси эшкуарлар өчен дәүләт пошлинасы – 800, юридик затлар өчен 4 мең сум тәшкил итә. Күп функцияле үзәктә мондый хезмәтләр бушлай күрсәтелә», - диелә хәбәрдә.

Бушлай теркәлү өчен, РФ дәүләт хезмәтләре яки Россия Федераль салым хезмәте порталындагы шәхси кабинетны файдаланып, документларны электрон рәвештә юлларга мөмкин, әмма моның өчен цифрлы имза кирәк.

Шәхси эшкуар һәм юридик затны Күп функцияле үзәк аша теркәү – 9, аларны ябу 11 эш көне дәвамында башкарыла.

Татарстанның Күп функцияле үзәгендә үзизоляция режимы кертелгәнчегә кадәр күрсәтелгән салым хезмәтенең 19 сервисы арасыннан хәзер әлеге хезмәт кенә күрсәтелә. Калган хезмәтләр республикада эпидемиологик вазгыять тотрыклы төс алганнан соң яңадан күрсәтелә башлаячак.

news_right_1
news_right_2
news_bot