Р.Моратов зарарлы эш урыннарында эшләүче һәм декрет ялындагы хатын-кызларны эшкә әзерләү эшен тәнкыйть утына тотты

Хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча республика программасын гамәлгә ашыру өчен, быелга 830 млн. 121,5 мең сум акча каралган

(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). РФ Хөкүмәтенең 1143 нче карары белән, быел республикада хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлтелгән өстәмә чараларның региональ программасы тулысынча үтәлә калса, ел ахырына хезмәт яшендәге кешеләрнең 1,5 проценты гына эшсез булачак, бүген исә – 1,91 процент.

Республика программасын гамәлгә ашыру өчен, быелга 830 млн. 121,5 мең сум акча каралган, шуларның 710 млн. 321,5 меңе федераль бюджеттан, 119 млн. 800 меңе республика акчасы. Шулай ук былтыргыдан калган 3,33 млн. сум акча бар. Быел хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү буенча күрелә торган чараларда сыйфади якка игътибар биреләчәк.

Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов рәислегендә барган тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерә буенча ведомствоара комиссиясендә ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау миинстры Айрат Шәфигуллин шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, әлеге программа 24255 кешегә исәпләнгән. Шулардан хәзерге вакытта, 14 апрель мәгълүматлары буенча, эштән чыгару ихтималы булган 440 хезмәткәр алдан укыту-өйрәтү курсына җибәрелгән, 176 кеше башка белгечлек алып эшкә урнашкан яки эшләгән предприятие-оешмасында калган, баласына 3 яшь тулганчы эшләмәүче хатыннарның 105е әзерлек, яңадан әзерлек узып яки стажировка үтеп, эшкә чыгарга ниятли, зарарлы хезмәт шартларында эшләүче һәм эштән чыгарылырга мөмкин 9 хатын-кыз стажировка яки алдан ук башка белгечлеккә укырга җибәрелгән.

Бу җөмләдә Р.Моратов канәгатьсезлек белдереп, хатын-кызлар белән эшләү нишләп сүлпән бара, эш оештырылышы бернигә дә тормый, диде. Зарарлы хезмәт шартлары исәбенә табиблар кергән, ә сыер савучыларныкы зарарлы түгелме, кыскасы, эш урыннарын аттестацияләргә, моны бары тик белгечләр һәм компетентлы экспертлар белән гамәлгә ашырыга, дип кисәтеп куйды. Муниципаль берәмлекләр арасында хатын-кызлар мәсьәләсендә бер кеше дә планлаштырмаган, нибары 1-2не планлаштырганнары бар, аларны инде сез югалтмагыз, җирле музейга муниципалитет үсеше материалларына бу хакта казаныш буларак теркәгез, дип “киңәш” итте вице-премьер.