Казанда 4 чакрым озынлыктагы яңа трамвай юлын төзү эшләре бара

Яңа маршрут Химиклар Мәдәният сараен Арбузов урамы белән тоташтырачак

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Казанда 4 чакрым озынлыктагы яңа трамвай юлын төзү эшләре бара. Яңа маршрут Химиклар Мәдәният сараен Арбузов урамы белән тоташтырачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына “Метроэлектротранс” муниципаль унитар предприятиесе генераль директорының төзелеш буенча урынбасары Равил Яруллин хәбәр итте.
Химиклар Мәдәният сарае янында транспорт чишелешен төзүгә бәйле рәвештә Декабристлар урамында һәм өлешчә Ямашев проспектында трамвай юллары сүтелгән иде. Узган көздә төзүчеләр Химиклар Мәдәният сараеннан Арбузов урамына кадәр 4 чакрым озынлыктагы трамвай юллары сузарга кереште. Бу көннәрдә алар аны яхшылап беркетә.
Р.Яруллин хәбәр иткәнчә, әлеге участокта яңа маршрут трамваен җибәрү күздә тотыла, шәһәрдә мондый маршрут юк иде әле. “Арбузов урамы” участогында трамвайлар көньяк магистраль белән тоташып, бу юнәлештә хәрәкәтләрен дәвам итәчәк.