ТР 9 меңнән артык яшь гаилә торак хәлен яхшыртырга чиратта тора

Шушы еллар дәвамында программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмы 4386 яшь гаиләне торак өчен субсидияләр белән тәэмин иткән
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”). 2006 елдан “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасы (2002-2010 елларга торак” федераль максатчан программасының ярдәмче программасы) тормышка ашырыла башлаганнан бирле, Татарстан аны финанслау күләме һәм программада катнашучылар саны буенча илдә беренчелекне бирми. Бездәге яшь гаиләләр, күпчелек төбәкләрдән аермалы буларак, яңа фатирларга керә. Республика ел саен аны финанслауда федераль бюджетның өлешен арттыруга ирешә. Узган ел, мәсәлән, әлеге программа кысаларында федераль бюджеттан төбәкләргә бүлеп бирелгән сумманың 5,6 проценты Татарстанга туры килгән.

Бүген Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителгәнчә, бу программада катнашырга теләк белдерүчеләр саны ел саен арта. Моннан 3 ел элек чиратта 3257 кеше булса, хәзер аларның саны 3 тапкырга артык, ягъни 9 мең 37 гаилә. Быел яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү өчен республика казнасыннан 330 млн. сум каралган. Шушы ике сан республиканың 2009 елга федераль финанслар алуга РФ Икътисади үсеш министрлыгына юлланган заявкасында мөһим аргумент итеп китерелә.

Билгеле булганча, “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” программасында катнашу өчен ир яки хатынның яше 35 яшьтән өлкәнрәк булмавы шарт. Шулай ук, икенче мөһим шарт итеп гаиләнең теркәлү урыны буенча торагын яхшыртуга мохтаҗ икәнлеге раслану, банк кредитын түләү өчен җитәрлек кереме булу куела. Программага керү өчен, Казандагы гаиләгә кеше башына туры килгән торак мәйданы 12 кв. метрдан кимрәк, Чаллыда, Түбән Камада -15 кв. метрдан кимрәк булырга, авыл районнарында җан башына туры килә торган мәйдан 18 кв. метрдан артмаска тиеш. Шул шартларга җавап биргәндә, яшь гаилә чиратка баса ала. Мондый гаиләгә фатир алу өчен торак бәясенең 40 процентына кадәрге күләмдә субсидия бирелә. Аның күләме гаилә өчен гомуми торак мәйданы нормасыннан чыгып билгеләнә. Ике кешелек гаилә өчен аның күләме хәзер 414 мең сум, 1 балалы гаилә өчен 609 мең, 2 балалы гаилә өчен -800 мең сумнан артык, 3 балалы гаилә өчен - 1 млн. 15 мең сум.
Шушы еллар дәвамында программаны гамәлгә ашыруның нәтиҗәле механизмы Татарстандагы 4386 яшь гаиләне торак өчен субсидияләр белән тәэмин иткән.