Социаль ипотека буенча йөкләмәләрен үтәмәүчеләргә гаепләрен төзәтергә 3 ай вакыт бирелә

Әгәр 3 ай вакыт эчендә бу шарт үтәлмәсә, алар июнь аеннан башлап социаль ипотека программасында катнашучылар исемлегеннән төшереп калдырылачак
(Казан, 21 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Социаль ипотека программасы ярдәмендә торак хәлен яхшырту өчен хисапка басып та, төрле сәбәпләр аркасында килешү төземәгән, яки килешү төзеп, йөкләмә алып та, түләүләрне башкармаган гражданнарга бу гаепләрен төзәтергә 3 ай вакыт бирелә. Бу хакта бүген Хөкүмәт йортында узган брифингта ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкаручы директоры Тәлгать Абдуллин җиткерде. Аның сүзләренә караганда, хәзер фонд шул рәвешле көтү позициясен алган. Әгәр 3 ай вакыт эчендә бу эшләр башкарылмаса, йөкләмәсен үтәмәүчеләр июнь аеннан башлап социаль ипотека программасында катнашучылар исемлегеннән төшереп калдырылачак. Шушындый ук таләп социаль программаны финанслауда катнашучы предприятиеләргә дә куела. Түләүләр буенча йөкләмәләрен үтәмәүче предприятиеләр хезмәткәрләрен фатирлы булудан мәхрүм итәргә мөмкин.
Фонд җитәкчесе түләүләрен вакытында башкармаучы предприятиеләргә аерым игътибар юнәлтте. Аларның саны бүген дистәдән артык икән. Араларында “Серго исемендәге” җитештерү берләшмәсе, Алабугадагы “Эссен Продакшн АГ” компаниясе, Чаллыдагы “Счастливые времена”, “Татарстан” авиакомпаниясе, “СНП-Нефтегаз”,“Союзшахтоосушение”һ.б. бар. “Алар артларында торак шартларын яхшыртырга мохтаҗ хезмәткәрләре торганны истән чыгармаска тиеш”, -дип ассызыклады фонд җитәкчесе.

Инде хәбәр ителгәнчә, быел республикада социаль ипотека программасы буенча 800 мең кв. м мәйданда торакны сафка бастыру бурычы куелган (планның өчтән бер өлеше Казан шәһәренә туры килә). Ул 11 мең 552 гаиләнең яшәү шартларын яхшыртырга ярдәм итәргә тиеш. Узган өч ай вакыт эчендә торакны сафка бастыру буенча еллык планның 21 проценты үтәлгән, ә алынасы финанс чаралары планының 34 проценты башкарылган.

Тәлгать Абдуллин искәртүенчә, подряд оешмаларын стимуллаштыру быел программаны үтәп чыгуга ярдәм итәргә тиеш. Аның сүзләренә караганда, хәзер Россиянең цемент, металл әзерләүче заводларында нагрузка юк. Шул сәбәпле, базарда бу төзелеш материалларының бәясе, узган ел белән чагыштырганда арзанайган. Бу хәл, үз чиратында, социаль ипотека буенча торакның 1 кв. метры өчен бәяне узган ел дәрәҗәсендә саклап калырга ярдәм итә. Ул 22 мең сум тирәсе (дөрес, аның бәясе кайбер йортларда төзелеш һ.б. чыгымнарга карап, бераз артырга мөмкин).

Узган елларда әлеге программа буенча фатирлар алып, теге яки бу сәбәпләр аркасында айлык түләүләрен башкара алмаучы гражданнар да очрый. “Без гражданнарны фатирларыннан куып чыгаруны максат итеп куймыйбыз. Һәр очрак шәхси якын килеп өйрәнелә”, -ди Тәлгать Абдуллин.