Ә.Садретдинов: «Быел 3 айда 2,4 мең тонна зарарлы матдә һавага чыгарылмый калды»

Атмосфера һавасын саклау законын 99 бозучыга карата шушы вакыт эчендә барлыгы 528 мең сумлык штарф салынган

(Казан, 21 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Татарстанда атмосфера һавасының сафлыгын саклауны контрольда тоту максатында, быел 3 айда ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы инспекторлары тарафыннан 85 предприятиегә 91 тапкыр тикшерү белән барган. «Казан май комбинаты» ААҖ, «Мостаф Инвестстрой» ЯАҖ, «3 нче Казан икмәк заводы» ААҖ, «Чистай сөт комбинаты» ААҖ кебек һаваны саклау законын 99 бозучыга карата барлыгы 528 мең сумлык штраф салынган. Бүген министрлыкның коллегия утырышында министр Әгъләм Садретдинов шул хакта үзенең чыгышында хәбәр итеп, министрлык тарафыннан күрелгән чаралар нәтиҗәсендә, шушы вакыт эчендә 2,4 мең тонна зарарлы матдә һавага чыгарылмый калды, дип белдерде.

 Аерым алганда, республика предприятиеләрендә газ чистарту җиһазларын ремонтлау һәм реконструкцияләү буенча эш алып барылган. Мәсәлән, «Вамин Татарстан» ААҖнең филиалы булган Алексеевск сөт-консерва комбинатының киптерү манарасында шлюзларны япкычлар һәм циклоннар ремонтланган, «Нәфис Косметикс» ААҖндә майлы кислоталарны хушландыру участогында газ чистарту җайланмасы монтажланган, «Нижнекамскнефтехим» ААҖнең газ чистарту системасында суырту җайланмалары һәм «Нижнекамсктехуглерод» ААҖнең технологик җайланмаларындагы җиңле фильтрларның җиңнәре алыштырылган,  «КамАЗ» ААҖнең кою заводында тузан һәм газ чистарту җайланмасына капиталь ремонт ясалган һ.б.