Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстаннан ДНР һәм ЛНР га ике тонна гуманитар йөк җибәрәләр
Һәр тартмада ярма, макарон, он, үсемлек мае, консерва, шикәр, конфет, чәй һәм башка озак саклана торган продукт һәм башка беренчел кирәк әйберләр бар.
(Казан, 21 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). «Транснефть — Прикамье» АҖ хезмәткәрләре коллективы ДНР һәм ЛНР да яшәүчеләр өчен 200 тартма продукт җыелмасы әзерләгән. Тартмаларның һәрберсенә 8,5 кг азык-төлек тутырылган. Гуманитар йөкнең авырлыгы якынча 2 тонна булган.
«Татар-информ»га компаниядә сөйләүләренчә, һәр тартмада ярма, макарон, он, үсемлек мае, консерва, шикәр, конфет, чай һәм башка озак саклана торган продукт һәм башка беренчел кирәк әйберләр бар.
Гуманитар ярдәм берничә көндә җыелган. Ихтыяҗ булган очракта, коллектив алга таба ярдәм итәргә җыена.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз