news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан юл инспекторлары йөртүчеләрне һава торышы начарлануы турында кисәтә

Җәяүлеләргә дә саклык чараларын үтәргә киңәш ителә.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Синоптиклар фаразлавынча, дүшәмбе, 21 мартта, Татарстан территориясендә һава шартлары начарлануы көтелә. Җилнең тизлеге 25 метрга кадәр көчәергә мөмкин, юлларда бозлавык көтелә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе йөртүчеләргә һава торышы начарланганда игътибарлы булырга киңәш итте. Торак пунктлардан читкә сәфәргә чыгудан тыелып торырга кирәк. Юлларда иминлек тизлеген сайларга, бигрәк тә каршы як полосага чыгу кебек маневрлар ясаудан тыелырга киңәш ителә. Сәфәргә чыгу алдыннан автомобильнең төзеклеген тикшерергә кирәк.

Автомобильдә балаларны махсус утыргычларда йөртергә, ә йөртүчегә һәм пассажирларга иминлек каешын эләктерергә кирәк.

Җәяүлеләргә саклык чараларын үтәргә киңәш ителә. Юл аша рөхсәт ителгән урыннан гына чыгарга, караңгыда уткайтаргыч элементлар булган киемнәр кияргә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot