news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Россиядә Meta эшчәнлеген тыю WhatsApp мессенджерына кагылмаячак

Facebook һәм Instagram социаль челтәрләреннән аермалы буларак, мессенджер «мәгълүматны халыкка таратмый», дип аңлатты судья.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә Meta эшчәнлеген тыю WhatsApp мессенджерена кагылмаячак.

«Россиядә Meta компаниясенең эшчәнлеген тыярга. Әлеге карар WhatsApp мессенджерына кагылмый», — диде Мәскәүнең Тверь суды судьясы Ольга Солопова. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Үзенең карарын Facebook һәм Instagram социаль челтәрләреннән аермалы буларак, мессенджер «мәгълүматны халыкка таратмый», дип аңлатты ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot