news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов: Бизнесны артык тикшерүләрдән сакларга кирәк

Рөстәм Миңнеханов контроль органнарының мөһим функция башкаруын, әмма бүген бизнеска яңадан ориентирлашу мөмкинлеге бирергә кирәклеген әйтте.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россиягә санкция басымы шартларында оешмалар товар-чимал чылбырларын тизрәк үзгәртеп кора алсын өчен, бизнесны күзәтчелек органнарының артык тикшерүләреннән сакларга кирәк.

«Прокуратурадан кайнар элемтә ачуларын сорарбыз ди уйлыйм. Һәм ниндидер планлы һәм планда булмаган тикшерүләр булса, мәгълүмат шундук килеп ирешергә тиеш. Әгәр икенче вариант бар икән, тагын да яхшы. Ведомство үз документын прокуратура сайтында теркәмичә тикшерүгә чыгарга тиеш түгел. Моны эшләп бетерергә кирәк», — диде Президенты Рөстәм Миңнеханов эшмәкәрләр белән очрашуда.

«Кориб» компанияләр группасы генераль директоры Олег Коробченко Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре бизнесны планлы тикшерүне чикләде, тик шунда ук предприятиеләрне планнан тыш тикшерә башладылар, дип зарланды. «Без хәзер яңа шартларда бик күп хаталар җибәрербез инде», — дип борчылуын белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов контроль органнарының мөһим функция башкаруын, әмма бүген бизнеска яңадан ориентирлашу мөмкинлеге бирергә кирәклеген әйтте.

«Тикшерүчеләр кирәк, алар үз урыннарында, әмма безгә бүген ике начарлыкның берсен — иң кимен сайларга кирәк. Бүген җитештерүләр эшләргә тиеш. Иң яхшысы кайнар элемтә булдыру һәм соңыннан кайда, нинди мөрәҗәгатьләр булганын, кемне планлы һәм плансыз рәвештә тикшерүләрен туплый торган мәгълүмат базасы оештырырга кирәк», — диде республика Президенты.

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика эшмәкәрләре белән очрашты, көнбатыш илләре керткән санкция шартларында эшләү турында фикер алыштылар. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100