news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Илһам» бөтенроссия яшь язучылар һәм шагыйрьләр конкурсы игълан ителде

Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Татарстанда яшь шагыйрьләр һәм язучылар «Илһам» бөтенроссия конкурсының зона этаплары башлана. Конкурс Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә уздырыла.

Зона этаплары 17-23 мартта Чаллыда, Чистайда, Казанда, Арчада, Әлмәттә узачак. Конкурс «2014 — 2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Конкурска барлыгы 747 эш тәкъдим ителгән, шуларның 19 ы — Россия Федерациясенең башка субъектларыннан.

Нәтиҗәләр ясау 2022 елның апрель аеның соңгы ункөнлегенә планлаштырылган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100