Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Үзәк Банкта картага акча «ялгыш» килеп төшкәндә нишләргә кирәклеген аңлаттылар
Гадәттә мошенниклар файдалана торган схема законсыз табылган акчаны алу өчен кулланыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Әгәр клиент банк картасына таныш булмаган кешедән акча килгән икән,аңа билгеле бер алымны кулланырга кирәк. Бу хакта Үзәк банкка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.
Әйтик, җинаятьчеләр, акчаны «ялгыш» күчереп, алучыга, аны башка адресатка караган реквизитлар буенча җибәрү таләбе белән мөрәҗәгать итә. Ышандырыр өчен суд һәм җинаять эзәрлекләве белән яный, дип сөйләде белгечләр. Бу вакытта алар күрсәтмәсен шунда ук эшләргә кирәк түгел. Килгән акчаны да туздырмаска.
Бу эшне үзегез мөстәкыйль башкарырга тырышу да дөрес карар булмас.
«Әгәр сезнең картага билгесез кеше акча күчергән икән, аннары аны кире җибәрүне сораса, сез аңа кире кайтаруга каршы түгел икәнлекне әйтегез. Тик акча җибәрүче бу хакта үз банкына хатасы турында үзе гариза белән мөрәҗәгать итәргә тиеш», — дип белдерделәр Үзәк банкта.
«Ялгыш» күчерелгән акча турында әлеге кеше үзе кредит оешмасына мөрәҗәгать итәргә, әлеге хәл турында аңлатырга һәм акчаларны кире кайтару турында гариза язарга тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз