news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россиядә 1 майдан тотылган автомобильләрне сату-алу кагыйдәләре үзгәрәчәк

2021 елның 1 маеннан автомобильне сатып алу-сату турында килешүне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин булачак.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Россиядә тотылган машиналарны сатып алу һәм сату тәртибе үзгәрәчәк.  

Шулай итеп, 2021 елның 1 маеннан автомобильне сатып алу-сату турында килешүне «Дәүләт хезмәтләре» ярдәмендә гамәлгә ашырырга мөмкин булачак. Бу документларны электрон имза белән имзаларга һәм аларны ЮХИДИгә теркәүгә цифрлы форматта җибәрергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы боерыгы раслый, дип хәбәр итә РИА Новости.

Портал аша алыш-биреш үткәрү физик затлар өчен генә карала һәм бары тик тотылган автомобиль турында гына сүз бара.

Шул рәвешле, кулланучыга сайтка транспорт чарасы паспорты (ПТС), теркәлү турындагы таныклыкны (СТС), ОСАГО полисын (булган очракта) элеккеге милекче исеменә йөкләргә һәм «Дәүләт хезмәтләрендә» гариза бирергә кирәк.

Моннан тыш, сатучы үзенә дәүләт номерын калдырыргамы-юкмы икәнлеген хәл итәргә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100