Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Ольга Павлова «кояшлы балалар» турында: Һәркем аны аңлауларын тоярга лаеклы
Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутаты Даун синдромлы кешеләр көненә багышланган «Спорт мифларга каршы» чарасында катнашты.
(Казан, 21 март, «Татар-информ»). 21 мартта Бөтендөнья Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә. Татарстанда бу дата алдыннан «Спорт мифларга каршы» чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова катнашты.
Россиянең атказанган тренеры искәрткәнчә, хәзер бөтен дөньяда адаптив физкультура үсә. Аның белән шөгыльләнү балаларның физик активлыгы дәрәҗәсен арттырып кына калмый, аларга социальләшергә һәм хәзерге тормышка җайлашырга да ярдәм итә.
«Барыгызга да, „кояшлы балалар“ тормышында катнашучыларга, рәхмәт әйтәсем килә, сез олы йөрәкле кешеләр. Безнең дөнья бик нәзберек һәм безгә бу хакта онытырга ярамый. Һәркем бу дөнья кешесе булырга һәм аны аңлауларын тоярга лаеклы. Пандемия кешеләрнең дөньяга карашын бик нык үзгәрткәндер дип ышанам. Һәркайсыбыз тирә-юньдәгеләргә тагын да игътибарлырак һәм ярдәмчелрәк булсак иде», - диде Павлова үзенең сәламләү сүзендә.
Ул ата-аналарга, спорт чарасын оештыручыларга һәм «кояшлы балаларга» үсәргә һәм тулы канлы тормыш белән яшәргә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. Парламентарий мондый чараларның санын арттырырга кирәклеген әйтте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз