Нәүрүз бәйрәмендә узган пылау бәйгесендә таҗиклар пешергән ризык җиңде

Җиңүчене татар блогерлары сайлады.

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Татар блогерлары Нәүрүз бәйрәмендә узган пылау фестивалендә таҗиклар пешергән ризыкка беренче урын бирде.

Блогерлар үзбәк, төрекмән, таҗик халыклары пешергән пылауларны бәяләде. Тышкы бизәлеше һәм тәме буенча беренче урынга таҗиклар пешергән пылау лаек булды. Икенче урында үзбәк пылавы, өченче урын төрекмәннәр пылавына бирелде.

«Ир-атлар күбрәк тәм буенча сайласа, мин, хатын-кыз буларак, нинди тырышлык, хезмәт куелганны бәяләдем», — дип сөйләде блогер Фагыйлә Шакирова.