news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мәдәният министры урынбасары: Туган телләр елында милли бәйрәмнәр дәрәҗәсе арта

Казан Ипподромында Нәүрүз бәйрәме уза.

Мәдәният министры урынбасары: Туган телләр елында милли бәйрәмнәр дәрәҗәсе арта

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казан Ипподромында Нәүрүз бәйрәме башланып китте. Кунакларны сәламләп, ТР Мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли бәйрәмнәрнең дәрәҗәсе артуы турында әйтеп үтте.

«Республикада игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында милли бәйрәмнәр аеруча зур мәгънәгә ия, аларның дәрәҗәсе арта», — диде ул.

Татарстан Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы Данил Мостафин Нәүрүз бәйрәме белән башланган елның уңышлы, аралашуга бай булуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot