news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Нәүрүз гүзәле-2021» бәйгесендә Казахстан кызы җиңде

Бәйгедә алты кыз катнашты.

Казанда «Нәүрүз гүзәле-2021» бәйгесендә Казахстан кызы җиңде
Гөлүзә Ибраһимова

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Казахстаннан Карина Кабдуллина «Нәүрүз гүзәле — 2021» бәйгесендә җиңде. Җиңүче таҗын узган елгы икенче вице-мисс тапшырды.

«Нәүрүз гүзәле -2021» бәйгесендә алты кыз катнашты. Беренче вице-мисс исеменә Үзбәкстаннан Юлия Ким, икенче вице-мисс исеменә Кыргызстаннан Диана Зулпуева лаек булды.

Номинацияләр буенча җиңүчеләр:

  • Иң нәзакәтле — Кабдуллина Карина (Казахстан);
  • Иң тыйнак — Камилла Равилова (Татарстан);
  • Иң артистик — Юлия Ким (Үзбәкстан);
  • Иң сокландыргыч — Сабрина Борзова (Таҗикстан);
  • Иң оригиналь — Диана Зулпуева (Кыргызстан);
  • Тамашачы мәхәббәте — Яна Әнвәрова (Башкортстан).


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100