news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Черногория чикләре «Спутник V» вакцинасы алган Россия туристлары өчен ачык

Коронавируска каршы вакцинацияне раслау турында белешмә сәяхәткә 7 көн кала алынырга тиеш.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Черногория чикләре «Спутник V» вакцинасы алган, тискәре ПЦР-тест булган яки коронавируска антитәнчекләре булган Россия туристлары өчен ачык.

Бу хакта Черногория Икътисади үсеш министрлыгының туризм буенча дәүләт секретаре Ивана Джурович РИА Новостига биргән интервьюсында хәбәр итә.

«Черногория чикләре Россия туристлары өчен ачык. Россия Федерациясе гражданнары „Спутник V“ вакцинациясе турындагы сертификат белән Черногориягә килә ала», — дигән ул. Шул ук вакытта коронавируска каршы вакцинацияне раслау турында белешмә 7 көн кала алынырга тиеш.

Джурович сүзләренчә, ковидка вакцинасы булмаган кешеләр өчен тискәре ПЦР-тест кирәк, ул 48 сәгатьтән дә соңга калмыйча ясала яки антитәнчекләр булу кирәк. 

Джурович Черногория хакимияте, туристик сезонны июньгә кадәр ачу өчен, илдә эпидемиологик вазгыятьне яхшыртуда актив эш алып бара, диде. «Безнең максат — июнь башына кадәр халыкның 70-75 процентында коронавируска иммунизация булдыру», — диде дәүләт секретаре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100