news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Апаста Нәүрүз бәйрәмендә район башлыгы кавказ биюен башкарды

Бәйрәм чарасында милләтләр дуслыгы, районда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең көнкүреше, ризыклары, гореф-гадәтләре, милли йолалары, киенү рәвешләре тәкъдим ителде.

Апаста Нәүрүз бәйрәмендә район башлыгы кавказ биюен башкарды
http://apastovo.ru/

(Апас, 21 март, «Татар-информ», «Апастово-информ»). Апасның Нәүрүз театральләшкән күренеш, матур биюләр белән башланып китте. Китапханә хезмәткәрләре бию түгәрәге оештырып, төрле милләтләрнең биюләрен һәм милли уеннарын күрсәтте. Халык та кушылып уйнады һәм биеде. Район башлыгы Равил Хисаметдинов та кавказ биюе белән түгәрәктә катнашты.

Бәәйрәм Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланды. Биредә үк Кырымның Россиягә кушылуының 7 еллыгы уңаеннан «Кырым язы» акциясе дә үтте.

«Кадерле райондашлар! Барыгызны да шундый матур Нәүрүз бәйрәме, Май чабу бәйрәме белән котлыйм. Язлар матур килеп, җирдә дым күп калып, чәчүләрне уңышлы башкарып, мул икмәкләр үстерергә язсын», — диде район башлыгы Равил Хисаметдинов.

Бәйрәм чарасында милләтләр дуслыгы, районда гомер итүче төрле милләт вәкилләренең көнкүреше, ризыклары, гореф-гадәтләре, милли йолалары, киенү рәвешләре тәкъдим ителде.

Кыр кухнясында ботка пеште. Аны аграр көллият коллективы пешерде. Иске Йомралы мәктәбе коллективы «карга боткасы», Каратун ашлык кабул итү коллективы чәй һәм коймак белән сыйлады. Эшмәкәрләр шашлык, татлы мамык һәм чәй, коймак тәкъдим итте.

Боланнар, хаски этләре, пони да бәйрәмгә аерым ямь өстәде. Балалар гына түгел, олылар да алар яныннан китмәде. Кар чаналарында йөрүчеләр дә күп иде. Мәйданда җыр-моң тынып тормады. Шунда ук спорт уеннары барды. Итекле хоккей, чүлмәк вату, аркан тартыш, гер күтәрү кебек хәрәкәтле һәм халык уеннары да райондашларны җәлеп итте.

Иң соңыннан бәйрәм карачкысы яндырылды. Әле вакытта барлык халыкның теләге бер иде: чирләр, яман гадәтләр, явызлыклар бездән ерак китсен, дуслык-татулык, муллык, бердәмлек тантана итсен!


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100