news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе: Социаль хезмәттәшлек эштәге низагларны хәл итә ала

РФ Конституциясенә төзәтмәләр нигезендә, ил Хөкүмәте социаль хезмәттәшлек принципларының гамәлгә ашырылуын тәэмин итәчәк.

ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе: Социаль хезмәттәшлек эштәге низагларны хәл итә ала

(Казан, 21 март, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Социаль хезмәттәшлекне Россия Конституциясендә беркетү ярдәмендә эш урынында килеп туган күп кенә низагларны хәл итеп булачак. ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Профсоюзлар федерациясе рәисе Елена Кузьмичева «Татар-информ» агентлыгына шундый фикерен белдерде.

«Социаль хезмәттәшлек системасы – эштәге низагларны хәл итү өчен бердәнбер конструктив механизм, цивилизацияле дөньяда аннан нәтиҗәле файдаланалар. Бу – профсоюзлар, хакимият вәкилләре һәм эш бирүчеләр арасындагы тигез хокуклы өч яклы диалог. Аның максаты – килеп туган каршылыкларны үзара фикер алышу ярдәмендә хәл итү», - дип искәртте ул.

Кузьмичева шулай ук Россия һәм Татарстанда социаль хезмәттәшлек системасының күптәннән формалашуын, нәтиҗәле эшләвен һәм яхшы перспективалары булуын билгеләп үтте.

Әйтик, Россия Конституциясенең 114нче маддәсенә кертергә тәкъдим ителгән төзәтмә нигезендә РФ Хөкүмәтенә социаль хезмәттәшлек принципларын хезмәт мөнәсәбәтләрендә гамәлгә ашыруны тәэмин итү вазифасы йөкләнә.

«Әлеге төшенчәнең Төп законда беркетелүе безгә өч яклы диалогны тагын да нәтиҗәлерәк ныгытырга һәм үстерергә мөмкинлек бирәчәк. Хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен яклау һәм җәмгыятьтә социаль тынычлыкны саклауда моның әһәмияте зур», - дип сүзен йомгаклады ТР Дәүләт Советы депутаты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100