Түбән Камада Бөек Җиңү символы - коеп ясалган йолдыз тәкъдим ителәчәк

Композицияне күптән түгел узган «Камский клинок» фестивалендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән алты тимерче әзерләгән.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Түбән Камада 9 май көнне Бөек Җиңүнең стильләштерелгән символы — кылыч һәм йолдыздан эшләнгән композицияне тәкъдим ителәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Композицияне күптән түгел узган «Камский клинок» фестивалендә Россиянең төрле почмакларыннан килгән алты тимерче әзерләгән.

Йолдызны әзерләүдә катнашкан осталарның берсе — Брянскидан Александр Тыртов. Һөнәре буенча ул инженер-дизелист, әмма озак вакытлар тарихи реконструкция белән мавыга һәм ун елдан артык тимерче һөнәрен үзләштерә.

«Бу йолдыз — Кызыл армия символы һәм илебезне немец-фашист илбасарларыннан саклау коралы булган кылыч», -дип сөйләде Александр Тыртов.