Чирмешән районында яшәүче 92 яшьлек әби быел да суган утыртырга җыена

Әбинең хуҗалыгында кәҗәсе дә бар, аны да үзе сава.

(Казан, 21 март, «Татар-информ»). Чирмешән районының Бәркәтә авылында яшәүче 92 яшьлек Хәлимә Гайфетдинова балаларын һәм оныкларын куандырып, һәр елны күп итеп суган үстерә. Бу матур гадәтне дәвам итеп, быел да ул суган утыртырга җыена. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр итә.

— Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Әтине дә, абыемны да фронтка алдылар, ә без — биш бала авыру һәм сукыр әни кулында калдык, — дип сөйли Хәлимә әби. — Бәхетебезгә, безне туендыручы — сыерыбыз бар иде. Көндез аны колхоз эшенә җигә идем, ә кичен сөтен савам. Шул безне ачлык үлеменнән коткарып калды.

Әби ничек итеп көрәк белән 25 сутый колхоз җирен казып, Шенталадан арбага төяп кайтарылган орлыкны сипкәнен, урак белән иген урганын һәм олылар гына башкара торган башка шундый эшләрне әле дә яхшы хәтерли. Сугыштан соң да Хәлимә әби гомер буе колхозда эшләгән. Фронттан кайткан Гомәр абзый белән гаилә корып җибәрәләр, берсе артыннан-берсе өч бала туа, аларны тәрбияләп үстерәләр.

Бүген әби өйдә берүзе генә тора. Ике кызы гаиләләре белән шул ук авылда яшиләр, улы — Чирмешәндә.

— Балалар яшәргә үзләренә чакыралар, әмма үземне-үзем карый алганда, нигеземне ташлыйсым килми әле, — дип сөйли Хәлимә әби. — Безнең әни 105 яшькә кадәр яшәде, әти 95 яшьтә дөнья белән хушлашты. Авылда яшәүче апама — 95 яшь, Камиләгә — 85, Гамиләгә — 81 яшь.

Хезмәт сөючән Хәлимә әби тик торырга өйрәнмәгән. Биш вакыт намазның берсен дә калдырмый. Хуҗалыгында кәҗәсе дә бар, аны да үзе сава. Хәтта бәрәңге белән суган да үстерә.

— Бакчам бик зур, ничек инде аны, берни чәчмичә, буш калдырасың? Чүп басып китә бит. Бакчада әле кар эреп бетмәгән, шулай да, суган утыртырга вакыт якынлашып килә, — дип сөйли Хәлимә әби. — Быел яз иртә килә, димәк, бакча эшләренә дә иртәрәк тотынырга туры киләчәк. Әмма орлыкларны кузгатырга иртәрәк әле. Аларны, көннәр җылыткач, утыртыр алдыннан гына җилләтәм.