news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Чүпрәледә тыл ветераннарын зурладылар

Аларны быелгы истәлекле даталар — якынлашып килүче Бөек Җиңү, ТАССРның 100 еллыгы һәм Чүпрәле районының 90 еллыгы белән котлады.

Чүпрәледә тыл ветераннарын зурладылар
chuprale-online.ru

(Чүпрәле, 21 март, «Татар-информ», «Туган як», Рәшит Фәтхуллов). Чүпрәле районының Марс авыл җирлегендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырылды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сез Бөек Ватан сугышы елларында тылда тиңдәшсез батырлык үрнәкләре күрсәттегез, фидакарь хезмәтегез белән Бөек Җиңүне якынайттыгыз. Сез бүген дә — сафта, яшьләргә матур үрнәк булып торасыз, аларны батырлык, туган илгә бирелгәнлек рухында тәрбияләүдә үзегездән зур өлеш кертәсез», — диде районның авыл хуҗалыгы һәм азык — төлек идарәсе начальнигы Тәлгать Халитов.

Аннан соң ул аларны быелгы истәлекле даталар — якынлашып килүче Бөек Җиңү, ТАССРның 100 еллыгы һәм Чүпрәле районының 90 еллыгы белән котлады. Нурлыжиһан Айметова, Наилә Ильясова һәм Маһирә Хәйруллованың күкрәгенә медальләр такты. Ә менә Нурлыжиһан әби өчен бүген икеләтә бәйрәм булды. Аңа 90 яшь тулу уңаеннан Россия Президентының котлау хаты да тапшырылды.

Авыл җирлеге башлыгы Рәфик Җәмалетдинов тыл ветераннарына куйган хезмәтләре өчен ихлас рәхмәт әйтеп чәчәк бәйләме тапшырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot