Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Балтач егете «ТАССРның 100 еллыгы»на торт пешергән
8а сыйныф укучысы Азат Батыршин торт пешереп, өченче урын яулады.
(Балтач, 21 март, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Гөлзидә Газизуллина). Бу көннәрдә WorldSkills Junior-2020 чемпионатының Балтачта район этабы узды. Укучылар төрле компетенцияләрдә үзләрен сыный. Егетләр торт пешереп карады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Мисал өчен, WorldSkills Junior-2020 чемпионатының район этабында «Пешекче-кондитер» компетенциясендә Балтач урта мәктәбенең 8а сыйныф укучысы Азат Батыршин «ТАССРның 100 еллыгы» исемендәге торт пешереп, өченче урын яулады.
Чемпионатның икенче көнендә үк Азат Теләчедә узган «Созвездие-Йолдызлык» фестиваленең зона этабында конферанс номинациясендә чыгыш ясап, икенче урын яулады.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз