news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ватанны саклаучылар көне алдыннан кыска эш көне булачак

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы шул хакта искә төшерә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бу атнада татарстанлыларны Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итү уңаеннан өстәмә ял көне көтә. Иртәгә, 22 февральдә, республикада эш көне кыскартылачак.

Бу хакта  Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 февраль — Ватанны саклаучылар көне эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Эш көне яки смена бер сәгатькә кыскара», — диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100