news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Донбасстан эвакуацияләнүчеләрне шифаханәләрдә урнаштыру мөмкинлеген өйрәнә

Россиянең 43 төбәге качакларны кабул итәргә әзерлеге турында белдерде.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстанда Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасыннан эвакуацияләнүчеләрне җирле шифаханәләрдә урнаштыру мөмкинлеге карала.

«Хәзерге вакытта эвакуацияләнүчеләрне республика шифаханәләрендә урнаштыру мәсьәләсе өйрәнелә. Әмма әлегә төгәл мәгълүмат юк», — диде «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә «Татарстан шифаханәләре» шифаханә-ял йортлары учреждениеләре республика ассоциациясе идарәсе президенты Евгений Терентьев.

Якынча мәгълүматлар буенча, качаклар Татарстанга Таганрог поездында киләчәк. Республикага меңнән артык кеше килер дип көтелә. Кешеләрне Казанның «Васильевский» һәм «Ливадия» шифаханәләрендә урнаштырачаклар, аларның бер өлеше вакытлыча Чаллы «Жемчужина» шифаханәсендә яшәячәк.

20 февральдә Россия Президенты Владимир Путин танылмаган Донецк һәм Луганск Халык Республикаларында вазгыять кыза дип белдерде. 20 февральдә Ростов өлкәсенә Донбасстан 40 мең кеше эвакуацияләнде. РИА Новости мәгълүматы буенча, бүген төбәктән ДНР һәм ЛНРдан килгән 7 меңгә якын кеше Россиянең башка субъектларында урнаштыру өчен чыгарылган. 

Россиянең 43 төбәге эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә әзерлеге турында белдерде. Элегрәк Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәткә ЛНР һәм ДНРдан эвакуацияләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү мәсьәләсен карарга йөкләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot