Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Донбасстан эвакуацияләнгән кешеләргә торак табу өчен «Ярдәм картасы» проекты ачылды
«Ярдәм картасы» коммерцияле булмаган мәйданчык булып тора, ул түләүсез эшли.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Донбасстан Россиягә эвакуацияләнгән кешеләргә торак табарга ярдәм итә торган проект эшли башлады.
«Ярдәм картасында» күчеп килергә мәҗбүр булган кешеләрне үз өйләренә чакырырга әзер булган россиялеләрнең йортлары билгеләнгән.
Проектны RT басмасы гамәлгә ашырган. Анда катнашу өчен сайтта теркәлергә, күпме кешене кабул итәргә әзер булу турында сөйләргә, элемтә өчен геолокация һәм контактларны күрсәтергә кирәк.
«Ярдәм картасы» коммерцияле булмаган мәйданчык булып тора, ул үз эшчәнлеген түләүсез нигездә гамәлгә ашыра. Анда Донецк Халык Республикасыннан һәм Луганск Халык Республикасыннан авыр хәлдә калган кешеләрне урнаштыру мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелә», — дип хәбәр ителә проект сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз