Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Арча район Советының утырышында 2021 елга нәтиҗә ясалды һәм 2022 елга план билгеләнде
Республика, район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр.
(Арча, 21 февраль, «Татар-информ», «Арча-информ», Ильяс Фәттахов). 21 февральдә Арча район Советының чираттагы 15нче утырышы булды. Утырышта Арча муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев «Арча районының 2021 елда социаль-икътисади үсеш йомгаклары, 2022 елга бурычлар турында» чыгыш ясады.
Анда Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Рөстәм Кәлимуллин, Лотфулла Шәфигуллин катнашты.
Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин республика үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен район хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтте, районның әле мөмкинлекләре зур булуын билгеләп үтте.
Соңыннан республика, район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрне бүләкләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз