news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

23 февральдә Казанда муниципаль парковкалар бушлай эшли

Бәйрәм көннәре өчен ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 23 февральдә, Ватанны саклаучылар көнендә, Казанның барлык муниципаль парковкалары да бушлай эшләячәк, дип хәбәр итте Казан мэриясе.

10 гыйнвардан Татарстан башкаласында муниципаль парковкалар яңа расписание буенча эшли. Парковка өчен түләү эш көннәрендә 8:00 дән 19:00 гә кадәр алына.

Шимбә, якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә муниципаль парковкалар түләүсез эшли.

Беренче 15 минутта парковка бушлай.

Казан Мэры Илсур Метшин карары белән кертелгән ташламалы режим ел ахырына кадәр гамәлдә. Шулай ук узган айда түләүле парковканың яңа зоналары эшли башлады, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot