Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан кешесе фамилиясен Президент дип алмаштырган
39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган, хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 39 яшьлек хатын-кыз фамилиясен һәм исемен алмаштырган. Хәзер паспорт нигезендә аны Россия Викторовна Президент дип атыйлар.
«Башинформ» Mash Iptash телеграмм-каналына сылтама белән хәбәр иткәнчә, ул Уфада туган, хәзер Татарстан Республикасында Яшел Үзән шәһәрендә яши. Элек ул Ирина Викторовна булган, документларын ул 2020 елның июнендә алыштырган.
Билгеле булганча, элек хатын-кыз кияүдә булган, аннары аерылышкан һәм яшәргә әти-әниләре янына кайткан. Хәзер ул фрилансер, гадәти панель йортта яши. Чыганак хәбәр иткәнчә, исемен «Россия Викторовна Президент»ка үзгзрткән хатын-кызның әнисе кызының карарын хупламаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз