Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Түбән Каманың яңа микрорайоннарында балалар бакчалары төзеләчәк
2020 ел нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү йортлары белән тәэмин итү 98,5 процент тәшкил итә.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). 2024 елга кадәр Түбән Камада яңа балалар бакчалары 34нче микрорайонда 320 урынга исәпләнгән балалар үсеше үзәге һәм 2023 елда 49нчы микрорайонда яңа мәктәпкәчә учреждение ачарга планлаштыралар. Бу хакта хисап сессиясендә Түбән Кама мэры Айдар Метшин сөйләде, дип хәбәр ителә Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында.
«2016 елдан Түбән Камада 5 балалар бакчасы файдалануга тапшырылды, шуларның икесе узган ел ачылды. Без 1 300 яңа мәктәпкәчә урын булдырдык, шуларның 600е — 3 яшькә кадәрге балалар өчен», — диде ул.
2020 ел нәтиҗәләре буенча мәктәпкәчә белем бирү йортлары белән тәэмин итү 98,5 процент тәшкил итә. Бу күрсәткеч республикада иң югары күрсәткечләрнең берсе булып кала бирә. 3 яшьтән олырак балалар мәктәпкәчә учреждениеләрдә урыннар белән тәэмин ителгән, 2 айдан 3 яшькә кадәрге балалар йөрү коэффициенты 91,8 процент тәшкил итә», — диде Айдар Метшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз