news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады

Татар теле - халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк, ди мөфти.

Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады
ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»).Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Татарстан халкын Туган тел көне белән котлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бүген бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Татар теле халкыбызга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән олы бүләк булып тора. Динебез дә, туган телебез дә милләтебезгә гасырлар арасында сакланып калырга һәм йолдыз булып янарга мөмкинлек бирә. Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — ди мөфти. 

«Туган тел — Аллаһтан әманәт. Аллаһ насыйбы белән без татар булып туганбыз, тәннәребездә татар каны ага, бабаларыбыз татар-мөселман гореф-гадәтләре белән яшәгән, татар телендә сөйләшкән», — диелә котлауда.

«Заманында татарлар ислам дөньясында үзенең лаеклы урынын алып торган. Моның төп сәбәбе — безнең мәшһүр татар дин галимнәребезнең хисапсыз дини, фәнни хезмәтләр язуында, көчле татар мәктәп-мәдрәсәләре оештыруларында, гыйлемле һәм алдынгы карашлы, милли үзаңлы шәкертләр тәрбияләүләрендә. Халкыбызга үзенең рухи мирасын һәм туган телен саклап калырга Раббыбыздан ярдәм сорап догада булыйк», — ди Камил Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100