news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында кышкы Сабан туе булды

Кышкы Сабан туе тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде.

Актаныш районының Яңа Кормаш авылында  кышкы Сабан туе булды
«Актаныш-информ»

(Актаныш, 21 февраль, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Бүген Актаныш районының Яңа Кормаш авылында  кышкы Сабан туе булды.

Бу көнне чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Музыка уйнап тора, казанда пылау пешә, зур самавырларда чәй кайный, өстәлләр тәм-томнар белән хәстәрләнгән иде. Кышкы сабантуйга җыелган һәркем җырлады, биеде, уеннарда катнашты. Көн дәвамына сузылган әлеге чара бер сулышта үтеп китте. Ярышта катнашкан беркем дә бүләксез калмады.

Гомумән алганда, Яңа Кормаш авылында оештырылган кышкы Сабан туе тамашачылар тарафыннан уңай бәяләнде. Чара ахырына якынлашкач та, халык таралышырга ашыкмады.

news_right_1
news_right_2
news_bot