news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада «Татмедиа» үрнәгендә медиаүзәк төзергә ниятлиләр

Бинада журналистлар өчен заманча матбугат үзәге, ньюсрум, китапханә була.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Уфада Матбугат йорты базасында Казандагы «Татмедиа» үрнәгендә күпфункцияле медиаүзәк булдыру планлаштырыла. Бинада журналистлар өчен заманча матбугат үзәге, ньюсрум, китапханә барлыкка киләчәк. Шулай ук үзәктә республиканың барлык массакүләм мәгълүмат чаралары да урнашачак. Бу хакта «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Коллегия утырышында Башкортстанның Матбугат һәм массакүләм мәгълүмат чаралары агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов сөйләвенчә, әлеге бина Уфада газета-журнал һәм редакция-нәшрият комплексын төзү турында карар кабул ителгәч,1967 елда төзелгән.

1971 елда Матбугат йортының җитештерү корпусы ачылды. 1972 елда редакция-нәшрият корпусы төзелеше тәмамланган. Шуннан бирле бинада республика һәм шәһәр газеталары, журнал, альманах һәм башка басмалар редакцияләре урнашкан.

Соңгы ун елда бинага акча кертелмәгән, монда ремонт булмаган. Ул начар хәлдә, анда коммуникацияләрне алыштырырга һәм реконструкция ясарга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100