news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан мөфтие туган тел көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

Раббыбыз безгә бүләк иткән газиз туган телебезне яратыгыз, саклагыз һәм өйрәнегез, диелгән мөрәҗәгатьтә.

Татарстан мөфтие туган тел көне уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте
архив/Рамиль Гали

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның туган тел көне уңаеннан мөрәҗәгать итте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

«21 февраль көнне һәр елдагыча бөтен дөньяда халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Күпмилләтле Татарстан Республикасында аны аеруча кадерләп каршылыйлар. Бу күркәм дата милләттәшләребезнең һәм киң җәмәгатьчелекнең игътибарын Россия халыклары телләрен өйрәнү һәм саклау мәсьәләләренә юнәлтергә мөмкинлек бирә», — ди мөфти.

«Татар халкының милли үзенчәлекләрне саклап калу эшенә үзенең саллы өлешен Татарстан имамнары да кертә. Алар башлангычы белән ТР Мөселманнарының диния нәзарәте 2020 елны Татарстанда Туган тел елы дип игълан итте. Әнә шулай итеп, мөфтиятнең агымдагы елда бөтен эшчәнлеге мәчетләрдә татар телле мохитне үстерү, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, татар мөселманнары арасында милли үзаңны тәрбияләү күзлегеннән чыгып башкарылачак», — диелгән мөрәҗәгатьтә.

«Кадерле дин кардәшләрем! Раббыбыз безгә бүләк иткән газиз туган телебезне яратыгыз, саклагыз һәм өйрәнегез!» — ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100